«Аэрофлот» очкычына Шри-Ланкада арест салынганга Мәскәүгә рейсы гамәлдән чыгарылган
«Аэрофлот» авиакомпаниясенең Коломбо – Мәскәү авиарейсының очышы гамәлдән чыгарылган. Очыш Шри-Ланка Республикасының һава юллары җитәкчелегенең очып китүне тыюы сәбәпле туктатылган. Арестны бетерү турында суд тыңлаулары 8 июньдә булачак, дип хәбәр иткән Россия авиакопаниясе. Бу хакта РИА Новости яза.
«Аэрофлот»ның Коломбодан Мәскәүгә 2 июнь көнне булырга тиешле SU289 рейсы тоткарланды. Аннары, Шри-Ланканың авиация хакимияте рөхсәте булмау сәбәпле, гамәлдән чыгарылды», – диелә хәбәрдә.
Компаниянең матбугат хезмәтендә шулай ук рейс пассажирларының барысы да кунакханәдә булуын һәм авиакомпания стандарты буенча хезмәт күрсәтелүен билгеләп үттеләр. «Аэрофлот»ның контакт-үзәге аларга Мәскәүгә очу вакыты турында хәбәр итәчәк.