Быел Театр сабантуе батырына автомобиль бирелмәячәк
Быел Театр сабантуеның көтелмәгән яңалыгы бар – башка еллардан аермалы буларак, быел төп бүләк Сабантуй батырына түгел, ә театрга бирелә.
«Сабантуйның төп бүләге – автомобиль ярышларда иң күп балл җыйган театр коллективына тапшырылачак. Ә батырга тәкә бирелә», дип хәбәр итә оештыручыларның берсе булган Тинчурин театрының матбугат үзәге Театр сабантуеның рәсми пресс-релизында.
Татарстан театрларының XIV Сабантуе 18 июньдә Минзәлә шәһәрендә уздырыла. Башлана - 11:00 сәгатьтә. Бәйрәмдә театр коллективлары һәм танылган сәнгать әһелләре катнашачак.
Бәйрәм театраль дип аталса да, анда Сабантуйның бөтен уеннары: милли көрәш, гер күтәрү, капчык киеп сикерү, чүлмәк вату, капчык сугышы һәм башкалар үткәрелә. Шулай ук конкурстан тыш балалар уеннары уздырыла.
Сабантуйның программасында 13 ярыш үткәрү каралган. Быел ярышлар исемлегенә волейбол уены да кертелгән.
Актерлар Сабантуенда кунак булып һәркем катнаша ала. Тамашачыларга Татарстан театрлары артистларының концерты әзерләнә. Шулай ук Минзәлә шәһәре һәм районы иҗат коллективлары чыгышлары көтелә.
- Театраль Сабантуйны Татарстан хөкүмәте ярдәмендә Республиканың мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Минзәлә районы хакимияте, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры оештыра.
- Татарстанда Театраль Сабантуй 2005 елдан үткәрелә башлый. Бәйрәмне Фәнис Мөсәгыйтов җитәкчелегендәге К.Тинчурин театры инициативасы белән оештыралар. Беренче Сабантуй Биектау районы Әлдермеш авылында уза. Артистлар Сабантуенда ел саен өч меңнән артык мәдәният һәм сәнгать коллективлары вәкилләре катнаша. Чараның төп максаты – татар халкының милли мәдәниятен саклау һәм театр сәнгатен үстерү, халык арасында җәелдерү.