Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июнь
2022

Минтимер Шәймиев: Мелиораторларның хезмәтен җиңел дип әйтеп булмый

0
Минтимер Шәймиев: Мелиораторларның хезмәтен җиңел дип әйтеп булмый

«Татарстан авыл хуҗалыгын уңышлы һәм ышанычлы үстерү нигезендә берничә буын мелиораторларның хезмәте ята», - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев фикеренчә, бүгенге көндә мелиораторларның хезмәтен җиңел дип әйтеп булмый.

«Татарстан авыл хуҗалыгын уңышлы һәм ышанычлы үстерү нигезендә берничә буын мелиораторларның хезмәте ята, шуңа күрә бүгенге көндә бу тармакка ярдәм итү - республика һәм бөтен ил дәрәҗәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе», - диде ул мелиорация системасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Казанда үткән тантаналы чарада.

Минтимер Шәймиев тармак ветераннарына рәхмәт белдерде, яңа буын аша республика мелиорациясенең уңышлы үсешен билгеләп узды.

«Мелиорация белән даими нигездә шөгыльләнми мөмкин түгел. Чыгымнар күп. Әмма икмәк - бар нәрсәнең нигезе. Шуңа күрә республикада мелиорация системасын булдыру турында карар, ихтыяҗ булганга күрә, йөз ел элек кабул ителә», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

Ул заманча технологияләрнең, 1970-1980 ел белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы һәм аграр секторга шактый үзгәреш кертүен әйтте.

«Татмелиорация» генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин әйтүенчә, илдә икътисадның катлаулы реформалары шартларында коллективларның җитәкчелеге осталыгы һәм урыннарда берләшү нәтиҗәсендә мелиорация предприятиеләре җитештерү базасын, төзелеш техникасын һәм квалификацияле кадрларны саклап калып була.

«Бер гасыр дәвамында мелиораторлар үзләренең хезмәте, җаваплы мөнәсәбәтләре белән, идеяләрне уңышлы тормышка ашырып, югары нәтиҗәгә ирешә. Шөкер, җирләрнең уңдырышлылыгы һәм авыл хуҗалыгы культураларының уңышы арта. Бүгенге көндә Татарстан мелиорациясе системасында 2 меңгә якын квалификацияле белгеч, төрле милек формасындагы 40 оешма көч куя», - диде Рөстәм Сөнгатуллин.

Аның фикеренчә, 13 ел дәвамында мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгын Минтимер Шәймиев җитәкләгән чорда мелиорация зур үсеш алган: 450дән артык стратегик корылма төзелгән, сугарулы җирнең мәйданы 250 мең гектарга җиткән, мелиораторлар өчен поселоклар төзелгән.

Татарстан Премьер министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Татарстанның мелиорация системасында Әнвәр Залаков шәхесе дә тирән эз калдыруын әйтте.

«Бүген әлеге эшне Рөстәм Сөнгатуллин уңышлы дәвам итә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мелиорациянең үсешенә ярдәм итә, игътибар уңында тота. Безнең республика Идел буе федераль округында елга агышының ресурслары белән халыкны тәэмин итү буенча беренче урында тора», - диде ул.

  • Бу тармакның мөстәкыйль үсеше республика территориясендә 1921 елдан, Идел буенда булган корылыктан соң башлана. Бу вакыйга җир сугару системасын үстерүгә булган ихтыяҗны тагын да арттыра. 1922 елда ТАССРның Игенчелек буенча хәрби комиссариаты каршында Җирдән файдалануны тәртипкә салу һәм мелиорация идарәсе төзелә. Соңрак республикада мелиорация буенча беренче ширкәтләр булдырыла. Нәкъ менә соңгылары ярдәмендә республикада сугару, киптерү һ.б. системаларны булдыру, үстерүдә беренче тәҗрибә туплана.
  • Соңрак бу өлкә белән Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгы шөгыльләнә. 1970-1980нче еллар Татарстанда мелиорация тармагының чәчәк ату чоры санала.




Губернаторы России
Москва

В мэрии Москвы рассказали о новых маршрутах круизных теплоходов





Москва

"СВЯТОЙ ЛЕНИН" расшифровал смысл "ДНК В.И. Ленина".


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

В мэрии Москвы рассказали о новых маршрутах круизных теплоходов



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Светлана Сурганова

Светлана Сурганова выступит на фестивале «Окна Открой»!




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

4 современных общественных пространства появятся на севере Москвы в 2024 г

Развод на договорных матчах: схемы, риски и пути предотвращения

Фитнес прокачивает онлайн // Благодаря чему растет спрос на видеотренировки


WTA

Потапова проиграла Остапенко во втором круге турнира WTA 1000



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Песков: погода не является препятствием для проведения парада Победы



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России