Казанда 69 яшьлек хатын-кыз фатирда чыккан янгында һәлак булган
Бүген кичке сәгать алтыда 101 номерына Казанның Моторная урамындагы торак йортта янгын чыгу турында хәбәр килгән. Ут бишенче каттагы фатирларның берсендә чыккан.
Янгын сүндерүчеләр шунда ук урынга килеп җитә. Алар ут капкан фатирдан 69 яшьлек хатын-кызны чыгара һәм ашыгыч медицина ярдәме белгечләренә тапшыра. Өлкән-яшьтәге хатын-кыз ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.