Казанда авыр хәлдә калган хатын-кызлар өчен «Ярдәмче» проектын тәкъдим иттеләр
«Яшәү өчен бөтенләй акча булмаска, ярдәм итәрдәй якын кешеләр калмаска мөмкин. Бу проектны хатын-кызлар өчен махсус булдырдык», - диде Илзирә Вәлиәхмәтова.
«Тормышта хатын-кыз төрле хәлдә кала ала. Кайчак катлаулы хәлдән чыгу юлын бөтенләй табып булмый. Мәсәлән: яшәү өчен бөтенләй акча булмаска, ярдәм итәрдәй якын кешеләр калмаска мөмкин. «Ярдәмче» проектын авыр хәлдә хатын-кызлар өчен махсус булдырдык. Безнең максат – хатын-кызга ярдәм итү, аны бәхетле итү», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә проектның авторы Илзирә Вәлиәхмәтова.
Илзирә ханым 15 ел матурлык һәм сәламәтлек өлкәсендә эшмәкәр булып эшләгән, үзен төрле өлкәдә сынап караган. «Тормышымда барысы да челпәрәмә килгән вакытлар булды. Үз-үземне тулырак аңлар өчен күп эшләдем. Дога укыганда да балаларыма бәхет теләп сорый идем. Шуны аңладым: әни кеше бәхетле булганда гына сабыйлар бәхетле була икән. Һәм биш ел элек мин хатын-кызлар өчен белгечләр тупланган үзәк булдыру турында хыялландым», - диде ул.
«Проектта тупланган белгечләр минем үземә үсеш ясарга ярдәм итте. Шушы тәҗрибәгә таянып, бу проект тормышка ашты. Әни кеше баланы тудырырга әзер булырга тиеш. Бу проектны да мин үземнең дүртенче балам дип әйтә алам. Мин аның идеясен уйладым, төрле яклап баеттым һәм ул быел тормышка ашты. Бүгенге көндә «Ярдәмче» проектының үз сайты бар, ярдәм кирәк булган хатын-кызлар онлайн гариза тутыра ала», - диде проект авторы.
Проектны Казан халкына концерт форматында тәкъдим итү идеясен җырчы Дилә Нигъмәтуллина әйткән булган. «Дилә мине Вероника Ашурова белән таныштырды. Ул миңа концертны оештырырга ярдәм итте», - диде ул.
Илзирә Вәлиәхмәтова «Ярдәмче» проектының концерты Россиянең башка шәһәрләрендә дә булачагын әйтте. «Безгә хәзер халыкка күбрәк проект турында сөйләү кирәк. Мондый үзәк дөньяның теләсә кайсы илендә хатын-кызлар өчен кирәкле», - ди ул.
«Чулпан» мәдәният үзәгендә булган концертта Эльмира Кәлимуллина, Эльмир Низамов, Фәридә-Алсу дуэты, Гөлназ Солтанова, Алсу Әбелханова, Базарбай Бикчәнтәев, Вероника Ашурова, Айгөл Хәернасова, Айгөл Зәйнуллина, Анзор Нәбиуллин һ.б. артистлар чыгыш ясады.