Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июнь
2022

Удмуртиядә «Уйна, гармун!» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

0
Удмуртиядә «Уйна, гармун!» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

«Яңарыш» газетасында «Уйна, гармун!» бәйгесе турында язма чыкты.

29 майда «Спартак» халык иҗаты йортында «Уйна, гармун!» фестиваль-конкурсы булып узды. Фестиваль-конкурста Сарапул, Ижау шәһәрләреннән, Кияс, Балезино районнарыннан, Татарстан Республикасының Казан, Түбән Кама шәһәрләреннән, Актаныш, Биектау районнарыннан, Башкортстан Республикасының Краснокама районыннан 7 ансамбль, 28 аерым башкаручы катнашты. Әлеге бәйгене Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырды.

Татар булган җирдә моң бар

Бу көнне «Спартак» халык иҗаты йортының барлык почмакларында гармун, баян, аккордеон тавышлары яңгырады. Әлеге моң бинага сыймыйча урамнарга агылды. Олысы-кечесе Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат ага Кәримов истәлегенә оештырылган күргәзмә янында кайнашты. Сарапул татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Зөлфәт Арс­ланов үзенең гармуннардан торган шәхси коллекциясен тәкъдим итте. Залда бәйге кызганнан-кызды. Катнашучыларга бәяне якташыбыз Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, дирижер, укытучы Сәгыйть Хәбибуллин, Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Нурулла Хуҗагалиев, Илгизәр Шакиров бирде.

Инде икенче ел бәйгегә Казан шәһәреннән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Мөхетдинов җи­тәкчелегендәге «Татар гармуннары» ансамбле килүе зур дәрәҗә өсти. Аларга барлык тамашачы сокланып карады. Сәхнәдә ике дистәдән артык гармунчы бергәләп халкыбызның яраткан көйләрен уйнадылар. Актаныш районыннан килгән «Баламишкин» гармунчылар ансамбле дә шаккатырды. Үзебезнекеләр дә калышмады. Хәтта хатын-кызлар да менде сәхнәгә! Падерадан Раидә Касимова гармунда уйнап, таң калдырды. Агымдагы елда Раидә ханым балалар ансамбле дә оештырган.

Башкортстаннан килгән 11 кешелек «Туганнар» ансамблендә бары тик туганнар гына! Һәм барысы да гармунда уйный! Фоат ага Кәримовның улы Валера Кәри­мов җитәкчелегендәге «Авокадо» төркеме аккордеонда уйнаучы Василина Абалтусова белән чыгыш ясады. Түбән Кама районыннан кил­гән Исламия Минәҗеваны инде виртуоз баянчы дип атарга була. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә профессиональ белем алучы егет­ләребез Рөстәм Егоров, Айдар Абашевлар өчен барыбыз да сөендек. Егетләрнең талантлары көннән-көн үсә.Гала-концерт шатлыклы мизгел­ләр белән башланып китте.

Бөтен­дөнья татар конгрессы тарафыннан бирелгән тальян гармуннар Балезино районы Кистем авылы «Халык моңнары» халык инструменталь ансамбленә, Сарапул шәһәренең «Мирас» ансамбленә, «Спартак» халык иҗаты йортында шөгыльләнүче «Шатлык», «Бәхет», «Рәйхан» ансамбльләренең гармунчысы Илгизәр Шакировка бирелде.Сәгыйть ага Хәбибуллин үзе­нең яшьлеген искә төшереп, ха­ти­рәләре белән уртаклашты. «Мин «Спартак»та кинолар карап, биюләргә йөреп үсеп, чыныккан кеше. Нәкъ биредә шөгыльләнеп, музыка дөньясына кереп киттем. Бинага килеп кергәч, шул мизгелләр искә төште. Фестиваль-конкурс бик матур үтте. Киләчәктә сезгә әлеге бәйгене Халыкара дәрәҗәләрдә үткәрергә язсын!» – диде ул.

Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Александр Корепанов конкурста катнашучыларга уңышлар теләде. Концерт җыр-бию, балалар чыгышлары белән үрелеп барды.Фестиваль-конкурсны оештыручыларга тамашачылар да, бәйгегә катнашучылар да зур рәхмәт бел­дерделәр. Казан шәһәреннән Ринат Мөхетдинов: «Әлеге фестиваль-конкурсны оештыруда бик күп кешеләрнең көче ята. Бирегә килергә чакыру алганнан соң, без сезнең белән гел элемтәдә тордык. Безгә Ижау шәһәренә килергә булышканыгыз, минем ансамбльдәге өлкән кешеләрнең күңелен күргән өчен зур рәхмәт сезгә!» – диде.

Чара тәмамлангач та, тамашачылар: «Бу кадәр күп гармунчыларны күргәнебез юк иде, җырга-моңга уралдык бүген», – диделәр.Әлеге чараны оештырырга булышкан, күп еллар халкыбызга хезмәт иткән ансамбльләргә гармуннар бүләк иткән өчен Бөтендөнья татар конгрессына, «Спартак» халык иҗаты йорты коллективына, «Афәрин», «Асылъ­яр» (Ижау), «Татар гармуннары» (Казан), «Мирас» (Сарапул), «Халык моңнары» (Кистем), «Чулпан» (Кияс) ансамбльләренә, Зөлфәт Арсланов, Радик Галимов, Айдар Абашев, Ильяс Бәдертдинов, Рөстәм Егоровка, жюри әгъзаларына, волонтерларга зур рәхмәт!

«Уйна, гармун!» фестиваль-конкурсының җиңүчеләре

I дәрәҗә лауреатлар1) Исламия Минәҗева, Түбән Кама районы Каенлык авылы2) Фәнил Шәйхетдинов, Сарапул шәһәре3) Зөлфәт Арсланов, Фәнил Шәйхетдинов, Сарапул шәһәре Татар мәдәни үзәге4) «Баламишкин» ансамбле, Актаныш районы

II дәрәҗә лауреатлар1) Василина Абалтусова, Ижау шәһәре2) Хәмит Хөсәенов, Биектау районы3) Ринат Гыйльметдинов, Биектау районы3) «Илһам» дуэты, Башкортстан Республикасы Краснокама районы

III дәрәҗә лауреатлар1) Илшат Галәветдинов, Ижау шәһәре2) Рәйхан Нәфыйков, Түбән Кама шәһәре3) «Халык моңнары» халык инструменталь ансамбле, Балезино районы Кистем авылы4) «Туганнар» ансамбле, Башкортстан республикасы Краснокама районы





Губернаторы России
Москва

Собянин: Услугами и сервисами mos.ru москвичи воспользовались 4 миллиарда раз





Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» и все правительства могут отменить либо собрать все налоги!


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин. Главное за день



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Тимати

Алена Шишкова проводит время с сыном Тимати от Анастасии Решетовой




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

ЦСКА обыграл «Зенит» в Санкт-Петербурге впервые за 13 лет

Гол Чалова с пенальти принес ЦСКА победу над «Зенитом» в матче РПЛ

"Динамо" обыграло "Балтику", дважды забив в компенсированное время


WTA

Саснович пробилась во второй раунд турнира WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Game News

Helldivers 2 players' new battle: A petition for the reinstatement and 'canonization' of community manager fired for supporting review bombing and refunds



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России