Татарстанда Оренбург трактының дублер-юлы барлыкка киләчәк
Татарстанда Оренбург трактының дублеры булган юлның концепциясе әзерләнгән инде. Әлегә проект фикер алышу стадиясендә генә, әмма ул гамәлгә ашырылачак, дип искәртте Татарстанның Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов.
«Оренбург трактының дублер-юлын төзү концепциясе әзерләнгәннән соң бер ел вакыт үтте, ул Усад, Столбище, Комлы Кавал яныннан узып, М12 трассасына тоташачак. Бүген барысы да – килештерү стадиясендә. Мин бер ел эчендә тиешле карар кабул ителер дип уйлыйм, чөнки бу - объектив ихтыяҗ», - дип искәртте ул Андрей Кузьминның «Галстуксыз әңгәмә» проектында интервьюда.
Зарипов билгеләп үткәнчә, 2030 елда район халкы саны 50 мең кешегә җитәчәк. Төп юлларга йөкләнеш инде бүген үк зур. Дублер-юл Оренбург трактына гына таләп ителми. Шулай ук әйләнеп үтә торган юл да кирәк. Хәзерге вакытта проект документлары әзерләнә. Аны 2024 елда тәмамларга ниятлиләр.
«Безнең төп проблемалы нокта – Сокуры. Җомга-шимбә көннәрендә Оренбург тракты буйлап районга баруның кыенлыгын бөтен кеше дә аңлый. Әмма бу проблеманы хәл итү юлы бар – әйләнеп үтә торган юл төзү», - диде район башлыгы.
Зарипов шулай ук М12 трассасын төзү Лаеш районының инвесторлар өчен җәлеп итүчәнлеген тагын да арттыруын әйтте.