Мәскәү Җәмигъ мәчете янында «Хәләл» сертификаты үзәгенең 20 еллыгына фотокүргәзмә ачылды
Мәскәү Җәмигъ мәчете территориясендә «Хәләл» халыкара стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге эшчәнлегенең 20 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Биредә ел дәвамында «Сәнгать призмасы аша» дип исемләнгән ачык һавадагы күргәзмәләр циклы күрсәтелә. Ул Россия мөселманнарының рухи лидеры шәех Равил Гайнетдин хәер-фатихасы белән оештырылды, дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасы.
Хәзерге вакытта илнең төп мөселман гыйбадәтханәсендә мәхәллә кешеләре һәм кунакларына Россия Федерациясе мөселманнарының Диния Нәзарәте каршындагы «Хәләл» халыкара стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәгенең 20 еллыгына багышланган яңа экспозиция тәкъдим ителә.
Күргәзмә 2022 елның июль башына кадәр дәвам итәчәк.