Рөстәм Миңнеханов Тәлгать Таҗетдин белән рухи мирасны саклау мәсьәләләре турында сөйләште
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россия Югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин белән дини һәм иҗтимагый тормыш мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узган очрашуда «традицион кыйммәтләрне һәм күп гасырлык рухи мирасны саклау», «дини объектларны торгызу», «динара диалогны ныгыту» кебек проблемалар турында фикер алыштылар.
Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты, дип билгеләп үтелә матбугат хезмәтендә.