«Йосыф» спекаклендә Равил Гайнетдин тәкъдим иткән борынгы нәшидләр яңгыраячак
«Йосыф» спектаклендә Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил Гайнетдин тәкъдим иткән XV гасыр нәшидләре яңгыраячак. Алар арасында оригинальләре дә бар. Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов әлеге нәшиднең премьерасын вәгъдә итә.
«Спектакльне куйганда Равил хәзрәт фәнни киңәшче буларак бик кыйммәтле фикерләре белән уртаклашты. Аның төп теләкләренең берсе – мөнәҗәтләр, нәшидләр яңгыратуны тәкъдим итү», – дип Равил Гайнетдин белән хезмәттәшлек итү барышы турында сөйләде ул спектакль уңаеннан Ислам мәдәният музеенда оештырылган матбугат конференциясендә.
Режиссер үзе әйтүенчә, эш барышында һәрбер эшләгән эпизодны ватсап аша хәзрәткә җибәреп барган, Равил хәзрәт киңәшләрен әйткән.
«Ул миңа Сергач якларыннан табылган бик борынгы нәшидләр җибәрде. Алар арасында XV гасырдан килгәннәре дә бар. Без аларны кулланырга булдык», – дип сөйләде режиссер.
«Алар арасында бер бик оригиналь нәшид бар. Безнең вокал педагогыбыз Лилия Зәйнуллина аны артистларыбызга өйрәтте. Без аны аз гына заманчалаштырдык. Чөнки андый динамикада бара алмыйбыз», – диде ул.
Равил Гайнетдин текстларда «Тәңре» сүзенең күп кабатлануына игътибар итеп, аны урыны-урыны белән «Раббым», «Аллаһ» дип алыштырырга тәкъдим иткән.
«Үзегез беләсез – ул сәнгать кешесе. Монысының эчке күңеле бай, монысы уйнаганда арттырып җибәрә, дип артистларның уенына да бәя бирде. Ул кайда ялган, кайда ихласлылык икәнен күрә. Равил хәзрәт безгә инде өченче спектакльдә булыша», – диде Ренат Әюпов.
- Кариев театрында 15 һәм 16 июньдә «Йосыф» спектакле чыга. Йосыф ролендә – театрның яшь артисты Инсаф Нәҗипов.
- Спектакльнең нигезендә – Урта гасырлар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы.
- Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов, композиторы – Йосыф Бикчәнтәев, рәссамы – Игорь Капитанов, костюмнар буенча рәссам – Вагыйлә Сельская, ут буенча рәссам – Евгений Ганзбург.