Татарстанда яшенле яңгыр, көчле җил һәм 18 градуска кадәр җылылык көтелә
Иртәгә, 8 июньдә, Татарстанда элек урнашкан тотрыксыз һәм салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төбәк буенча, Казанны да кертеп, яңгырлар фаразлана, урыны белән көчле булачак. Аерым районнарда яшен булуы ихтимал.
Шул ук вакытта төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Урыны белән ул секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, төнлә урыны белән 26 метрга кадәр (башкалада — 24 метрга кадәр) җитәргә мөмкин, дип искәртә синоптиклар.
Республика буенча төнлә һава температурасы +7дән +12 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Казанда +9 дан +11 градуска кадәр фаразлана. Көндез исә һава 13-18 градуска кадәр (башкалада — +15, +17) җылына.