Чаллыда «Сабантуй гүзәле – 2022» финалы16 июньдә «Энергетик» мәдәният сараенда була
Чаллыда «Сабантуй гүзәле – 2022» финалы 16 июньдә «Энергетик» мәдәният сараенда узачак. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.
Әлеге бәйге Чаллыда 1993 елдан башлап үткәрелә. Быел конкурс финалында 12 кыз очрашачак. Катнашучылар арасында урта һәм югары уку йортлары студентлары, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре. Алар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтәчәкләр һәм татар милли киемнәрендә мода күрсәтәчәкләр.
18 июньдә, Сабантуйны бәйрәм иткән көнне, җиңүче, финалга чыгучылар белән бергә, төп сәхнәдә Сабантуйның абсолют батырын котлаячак, диелә хәбәрдә.
Финалның чакырылган кунагы – Чаллыда туып-үскән җырчы Илгиз Шәйхразиев.