Дума «Зур тәнәфес» хәрәкәтен оештыру турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте
РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары Россиядә «Зур тәнәфес» гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтен оештыру турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
«Балалар һәм яшьләр мәнфәгатьләрендә дәүләт сәясәтен үткәрүгә теләктәшлек күрсәтү; балаларны тәрбияләүдә, аларның һөнәри ориентациясендә, балалар һәм яшьләрнең ялын оештыруда катнашу; балалар һәм яшьләрнең төрле яклап үсеше өчен мөмкинлекләр тудыру «Зур тәнәфес» балалар һәм яшьләр хәрәкәте эшчәнлегенең төп максатлары булачак», - диелә документның аңлатма язуында.
Идея авторлары инануынча, хәрәкәт эшчәнлеге кысаларында махсус сайлап алынган белгечләр балаларны җәмгыять тормышына әзерләячәк һәм аларда «Россиянең традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләренә» нигезләнгән дөньяга караш формалаштырырга ярдәм итәчәк.
Хәрәкәттә 6 яше тулган барлык мәктәп укучылары да катнаша ала. Балигъ булган гражданнар оешмага остаз сыйфатында кушылачак. Шул ук вакытта, чит ил агентлары дип игълан ителгән затлар һәм алар белән бәйле кешеләр өчен хәрәкәткә юл ябык булачак.
«Зур тәнәфес» хәрәкәте төбәк, җирле һәм беренчел бүлекләрне үз эченә алачак. Оешма белән съезд һәм күзәтүчеләр советы (аны РФ Президенты Владимир Путинга җитәкләргә тәкъдим ителгән), шулай ук координация советы, идарә һәм аның рәисе җитәкчелек итәр дип көтелә.
Элегрәк гаммәви мәгълүмат чаралары Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы урынбасары Дамир Фәттахов яңа оешманы җитәкләргә мөмкин дип язып чыккан иде. Май ахырында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Дамир Фәттахов һәм Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белән очрашуында әлеге хәрәкәтне оештыру турында фикер алыштылар.