Түбән Камада 15 июньнән җәмәгать транспортына билет бәясе үзгәрә
Түбән Камада 15 июньнән автобус һәм трамвайларга билет бәясе арта. Шушы көннән ул 25 сумнан 28 сумга хәтле күтәрелә. Бу хакта Түбән Кама районының телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Тарифның артуы бердәм социаль юл йөрү билетын кулланучы гражданнарның ташламалы категориясенә берничек тә йогынты ясамаячак, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафаэль Игтисамов. – Алар өчен транспортта йөрү бәясе элеккечә кала».
Ул Түбән Камада 2020 елдан бирле җәмәгать транспортында йөрү тарифларының артмавын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, билет бәясен арттыру, барыннан да элек, җәмәгать транспортының ягулык-майлау материаллары, эксплуатация чыгымнары, запас частьләр һәм техник хезмәт күрсәтү бәясе артуга бәйле.
Башкарма комитетта 28 сумлык тарифның социаль булуын аңлаттылар, чөнки, пассажирлар ташучылар исәпләвенчә, ел башына бер кешенең юл йөрү үзкыйммәте 36,6 сум, ә бүгенге көндә 40 сум тирәсе тәшкил итә. Бу чыгымнарны компенсацияләү өчен, район башкарма комитеты 2022 елда шәһәр маршрутларында пассажирлар йөртүчеләргә – 80 млн сум, электротранспортка – 20 млн сум, шәһәр яны маршрутларына һәм дача массивларына йөртүчеләргә – 20 һәм 14 млн сум күләмендә субсидия бүлеп бирәчәк.
Моннан тыш, Түбән Кама халкы 1 июльдән транспортта йөрү өчен электрон билетлар сатып ала алачак, алар элеккеге бәядән – 25 сум түләп йөрергә мөмкинлек бирәчәк. Электрон билетларга аена 40 тапкыр бару өчен 1 мең сум акча салырга була.