Миңнеханов: Социаль хезмәткәр булу җиңел түгел – сабырлык һәм кеше хәленә керә белү кирәк
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул Казанда психик тайпылышлары булган гражданнарның интернат-йортында булды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов интернат-йортта пациентларның яшәү шартлары белән танышты. Бу социаль учреждение 337 кешегә исәпләнгән. Интернатта 6 бүлек бар. Уку сыйныфлары, җиһазландырылган көнкүреш күнекмәләренә өйрәтү бүлмәсе эшли.
Дәрәҗәле кунакка тернәкләндерү залын, китапханә, торак бүлмәләрне күрсәттеләр. Президент ашханә хезмәткәрләре белән аралашты, алар интернатта яшәүчеләр өчен әзерләнә торган көндәлек меню турында сөйләде.
Интернат-йортта спорт командасы бар – ул Бөтенроссия һәм халыкара ярышларда катнаша. 2022 елда интернат җыелма командасы Санкт-Петербургта мини-футбол буенча Бөтенроссия спартакиадасында җиңү яулады. Спортчылар Рөстәм Миңнехановка тренировкалар уза торган спорт мәйданчыгы өчен рәхмәт белдерде. Кунак аларга яңа футбол туплары бүләк итте.
Актлар залында Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды.
«Социаль хезмәткәр булу җиңел түгел. Сезнең эшегез бирелеп эшләүне, түземлек, мораль һәм физик көч, сабырлык һәм кеше хәленә керә белүне таләп итә. Безнең заманда битараф булмаган кешеләр генә әлеге һөнәрне сайлый ала», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул социаль тармакның алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук интернат-йортка коляскада хәрәкәтләнә торган инвалидларны менгезү өчен күтәрү механизмы булган Next автомобиле сатып алу өчен сертификат тапшырылды.