«Татмедиа» журналлары Төркиядә халыкара күргәзмәдә тәкъдим ителә
Бүген Истанбулда «Журналларның халыкара күргәзмәсе» ачылды. Быел ул 8-12 июнь көннәрендә Истанбулның Сиркечи вокзалында үтә. Унберенче тапкыр үтә торган күргәзмә Төркиянең Мәдәният һәм туризм министрлыгы ярдәме белән оештырылды.
Күргәзмәдә Төркиянең дүрт йөзгә якын журналы, төрки дөньяның утызга якын иленнән, Якын Көнчыгыш һәм Европа дәүләтләреннән, шулай ук төрле телләрдә чыга торган дүрт йөз иллегә якын журнал катнаша.
Татарстан Республикасы «Татмедиа»ның 10 журналы: «Казан утлары», «Сөембикә», «Безнең мирас», «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын», «Идел», «Сәхнә», «Чаян» һәм «Татарстан» журналларын тәкъдим итә.
Барлык журналларны «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина тәкъдим итә.
Күргәзмәдә катнаша торган илләр арасында Азербайҗан, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Гагаузия (Молдова), Башкортстан, Кырым, Татарстан, Болгария, Косово, Румыния, Македония, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Палестина, Гыйрак, Иран һәм Нидерланд бар.
Шулай ук биредә массакүләм мәгълүмат чаралары, коммуникацияләр, мәдәният һәм сәнгать өлкәсенә багышланган төрле фикер алышулар узачак.