Рөстәм Миңнеханов Казанда Үзбәкстан парламентарийлары белән очраша
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җомга көнне Казанда Үзбәкстанның Олий Мажлисы Закон чыгару палатасы делегациясе әгъзалары белән очрашырга ниятли. Бу хакта брифингта журналистларга ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, Үзбәкстан кунаклары республикага Россия һәм Үзбәкстан арасындагы үзара хезмәттәшлекне максат итеп куйган парламентара төркем очрашуы кысаларында килде.
«Киңәйтелгән составта очрашу оештырылгач, бу чарада Үзбәкстаннан килгән коллегаларын сәламләү өчен Рөстәм Нургалиевич та катнашырга ниятли», - дип ачыклык кертте Галимова.
ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе соңгы вакытта Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы үзара хезмәттәшлекнең сизелерлек активлашуын, ә тышкы сәүдә әйләнешенең 193 миллион долларга җитүен әйтте.