Сиктерме-Хузангай авылы исемен үзгәртү турында гавами тыңлаулар 24 июньдә була
Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан Республикасы Әлки районының Сиктерме-Хузангай авылын Сиктерме авылы дип үзгәртү мәсьәләсе буенча гавами тыңлаулар билгеләү турында Карар кабул ителде. Бу турыда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Гавами тыңлаулар «Географик объектлар исемнәре турында» Федераль законның 9 статьясы һәм «Татарстан Республикасында географик объектлар исемнәре өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында»Татарстан Республикасы Законының 4 статьясы нигезендә үткәрелә.
Гавами тыңлаулар 2022 елның 24 июнендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Сиктерме-Хузангай авылында урнашкан Хузангай клубы-музее бинасында (Май урамы, 1А йорт) узачак.