Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округында закон чыгаручылар утырышында катнашты
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Новгородта Идел буе федераль округы дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, егерме ел эшләү дәверендә ассоциация округта закон чыгаручыларның үзара хезмәттәшлегенең мөһим инструменты булды, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте.
«Округ закон чыгаручылары, Идел буе субъектлары парламентлары җитәкчеләре хезмәттәшлегенең яхшы инструменты булдырылды. Бу мәйданчыкта без тәҗрибә алышабыз һәм иң актуаль мәсьәләләрне карыйбыз. Бу эш алга таба да камилләшергә һәм ныгырга тиеш дип уйлыйм», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Утырышта Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең «РФ ИФО субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясен торгызуга һәм үстерүгә керткән зур өлеше өчен» Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, профессиональлек һәм битараф булмау Идел буе закон чыгару органнарына иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә. «Безнең инициативалар федераль дәрәҗәдә хуплау таба. Парламентара хезмәттәшлек актив үсештә. Ассоциация вәкаләтле вәкиллек аппараты белән тыгыз элемтәдә тора», – дип өстәде ул.
Утырышта катнашучылар хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар юнәлтте. Татарстан Идел буе федераль округы һәм Россия төбәкләре арасында «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча алдынгылар рәтендә билгеләп үтелде (илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме буенча тормышка ашырыла).