Рөстәм Миңнеханов Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе белән фикер алышты
Пәнҗешәмбе көнне, 9 июньдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе Николай Пономарев белән очрашты.
Алар «Иделне савыктыру» һәм «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Пономарев киләсе елга кайбер объектларны финанслау турында һәм Казанда Түбән Идел бассейны округының Бассейн советы утырышын уздыру мөмкинлеге турында сөйләште.
Быел Татарстанда Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсендә яр ныгыту корылмасы төзелә. «Уникаль су объектларын саклау» проекты буенча Никольское авылы янында Мишә елгасының уң кушылдыгын, ТР Лаеш районының Державино авылында буаны, Мамадышта Нократ елгасының уң кушылдыгын һәм Мамадыш районының Кама урман хуҗалыгы авылы янында Берсут елгасы үзәнен чистарту эшләре бара.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин катнашты.