Мәскәүдәге утырышта Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалык проблемаларын хәл итәргә чакырды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия халкыннан иң күп шикаять килгән торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемаларны хәл итәргә чакырды. Аларны хәл итү өчен яңа инструментлар табарга кирәк, дип җиткерә аның сүзләрен Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, торак-коммуналь хуҗалык секторында проблемаларның күп булуы кешеләрнең хакимияткә мөнәсәбәтен формалаштыра.
Бу хакта ул Россия Дәүләт Советының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр тирәлеге комиссиясе утырышына әзерлек буенча киңәшмәдә белдерде. Рөстәм Миңнеханов бу комиссияне җитәкли.
Киңәшмәдә катнашучылар комиссия утырышында фикер алышачак сорауларны билгеләде. Алар торак төзелеше темплары турында сөйләште, шул исәптән ипотека белән төзелә торган торак төзелеше турында да сөйләштеләр.
Моннан тыш, бүген Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалында объектлар төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.