Новосибирск шәһәрендә Сабантуй узды
Новосибирск шәһәрендә Сабантуй узды. Быел мондагы Сабантуйга Татарстан Республикасының Буа районыннан кунаклар килгән. 108 кешедән торган делегация кызыклы уеннар, ярышлар, күргәзмәләр һәм милли ризыклар белән якты концерт программасы әзерләгән. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда яза.
Сабантуйда капчык сугышы, милли көрәш, гер күтәрү буенча ярышлар, яулык бәйләү буенча мастер-класслар узды. Шулай ук балалар өчен анимацион мәйданчык, татар күргәзмәсе, ярминкә мәйданчыклары эшләде һәм «Мисс Сабантуй – 2022» конкурсы җиңүчесе ачыкланды.
Сәхнәдә Татарстан Республикасы, Себер төбәге һәм Новосибирск өлкәсе коллективлары чыгыш ясады. Новосибирск Сабан туенда Татарстан Республикасы артистлары – Мөнир Рахмаев һәм Ренат Хәйруллин да чыгыш ясады, диелә хәбәрдә.