Мәхкәмә ТИҮне тыйды. "Русия конституциясен үтәүне сорау экстремизм дип танылды"
10 июньдә, Татарстан Югары мәхкәмәсендә, Бөтентатар иҗтимагый үзәге эшчәнлеген туктатырга, "экстремистик оешма буларак" ликвидацияләргә дигән карар кабул ителде. ТИҮ федераль бюджет хисабына мәхкәмә соравы белән ясатылган экспертиза хакын – 858 мең 734 сумны түләргә тиеш була.