Муса Галләмов Лаеш районы Сабан туеның абсолют батыры булды
Лаеш районы Сабан туеның абсолют батыры булып Муса Галләмов калды. Бу турыда «Татар-информ»га район администрациясендә хәбәр иттеләр.
Муса Галләмов Данил Галиев исемендәге көрәш турнирында алты тапкыр, дөнья чемпионатында дүрт тапкыр, Россия чемпионатларында дүрт тапкыр, Муса Җәлил турнирында биш тапкыр чемпион калган.
Муса Галләмов бүгенге җиңүен хатыны Эльмирага багышлаган. Аңа тәкә һәм яңа машина биргәннәр.