Түбән Кама Сабан туеның баш батыры билгеле
Түбән Кама Сабан туеның баш батыры булып Алексей Журавлев калды. Бу турыда районның рәсми сайтында хәбәр ителә.
Быел финалда Алексей Журавлев («Нефтехимик» СК) һәм Илнур Хәбибуллин («Шинник» СК) көрәште.
«Егерме биш ел мин моңа ирешергә тырыштым һәм менә, ниһаять, җиңдем!» – дип шатлыгы белән уртаклашты Алексей.
120 килограмм авырлыктагы тәкәдән тыш, көрәшче 100 мең сумлык сертификатны Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин кулыннан кабул итеп алды.
Традиция буенча, бәйрәм тәмамлануын билгеләп, баш батыр Сабантуй әләмен төшерде, диелә хәбәрдә.