Арча укучылары Бөтенроссия ярышларында җиңүче булды
Мәскәүдә үткән «Регби мәктәп лигасы» Бөтенроссия ярышларында Арчаның 6 нчы мәктәп командасы беренче урынны яулаган. Бу хакта «Арча хәбәрләре» газетасы яза.
Команданың тренеры Фәнил Һидиятуллин. Командада: Илназ Салихҗанов, Ралина Гыйльметдинова, Ислам Мортазин, Адель Рәхмиев, Галимов Айдар, Артем Карпов, Әмир Саматов, Элина Әсхәдуллина, диелә хәбәрдә.