19 июньдә Сургутта Сабантуй бәйрәме узачак
19 июнь көнне Сургутта «Сабантуй» милли бәйрәме узачак. Кунакларны бай күңел ачу программасы көтә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Милли бәйрәмнең рәсми ачылышыннан соң шәһәр һәм округ иҗат коллективлары катнашында концерт башланып китәчәк.
Аннан Сабантуй бәйрәмен Татарстан һәм Башкортстан Республикаларыннан килгән милли иҗтимагый оешма иҗат коллективлары һәм артистлар катнашындагы концерт программасы дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.