Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: Шигырь ничек кирәк булмасын?! Аны тыңлый торган халкыбыз бар
«Интертат» электрон газетасы «Шагыйрьләр урамы» - яңа рухтагы шигърият бәйрәменә чакыра.
Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев «Шагыйрьләр урамы» шигырь кичәсе идеясен хуплап каршы алды һәм анда һичшиксез киләчәген әйтә.
«Ничек инде Шигырь кичәсе кирәк булмасын?! Шушы азлык белән дә көчле без. Камал театрында «Киек каз юлы» шигъри-музыкаль кичәсе дүрт тапкыр узды, аларның һәрберсенә йөргән тамашачылар бар – мин аларны таный башладым. Мин моңа шаккаттым», ди ул.
Илтөзәр Шигырь кичәсе ясарга алынгач, башта бер кичә үткәреп булырмы дип шикләнгән. «Иң ким дигәндә дә шигырь кичәсенә 80 кеше килде. Хәзердән үк сорап торалар – киләсе елга алар тагын да ишәергә мөмкин», - ди ул.
«Шәһәрдә кран суы эчеп яшәүче халык бар, алар күп һәм шуңа канәгать булып яши. Икенчеләре ничек кенә булса да чишмә суы алып кайтып кайнатып эчә. Мин шигырь тыңларга йөрүче халыкны шушы чишмә суына мохтаҗ халыкка тиңлим», - дип нәтиҗә ясый артист.
Илтөзәр Мөхәммәтгалиев шагыйрьләрнең бер-берсенең иҗатына сөенә белүенә игътибар иткән. «Нигә минекен укымадың, димәделәр. Башкалар шигыре укылганга сөенә торган олы җанлы кешеләр. Шагыйрьләр арасында гына шигърияткә шундый мөнәсәбәт була аладыр», ди ул.
- Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев Камал театрында «Киек каз юлы» шигъри-музыкаль композиция авторы. Әлеге кичә театр репертуарында. Ул театрның Кече залында уза.
- «Интертат» электрон газетасы «Шагыйрьләр урамы» - яңа рухтагы шигърият бәйрәменә чакыра.
- 16 июнь кичендә төрле буын татар шагыйрьләре белән Милли китапханәдә очрашу мөмкинлеге бар. Кичә Милли китапханә һәм Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелә. Башлана: 18.00 сәгатьтә.
- Шигърият җыенын Йолдыз Миңнуллина алып бара. Җыенның хедлайнерлары – халык шагыйрьләре.
- Катнашалар: Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Разил Вәлиев, Ренат Харис, Марсель Галиев, Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Илсөяр Иксанова, Рәмис Аймәт, Гөлүсә Батталова, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Резеда Гобәева, Рифат Сәлах, Эльвира Һадиева, Булат Ибраһим, Фәнил Гыйләҗев, Ләйлә Хәбибуллина, Гүзәл Закирова, Миләүшә Гафурова.
- Керү ирекле, әмма урыннар чикле. Шуңа алдан регистрация үтүегезне сорыйбыз.