Рөстәм Нигъмәтуллин: Сабан туе Татарстан халкының тынычлык һәм татулык символына әверелде
Бүген Яшел Үзәндә Сабантуй бәйрәме узды. Кунаклар һәм шәһәр халкы өчен «Каенлык» паркында күп кенә күңел ачу мәйданчыклары оештырылды. Чараның хөрмәтле кунагы Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин булды.
«Сабантуй озак еллар дәвамында Татарстан халыкларының тынычлык һәм татулык символына әверелде. Бу бәйрәмдә без барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез. Табыннарыбыз мул булсын өчен алар кулдан килгәннең барын да эшли. Сезнең хезмәтегез алдында баш иябез һәм рәхмәтебезне җиткерәбез», - диде Нигъмәтуллин.
Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды, шулай ук Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев белән бергә авыл хуҗалыгы өлкәсе хезмәткәрләрен бүләкләде.
Моннан тыш, алар Сабантуй мәйданчыкларын карады, милли татар йортында, агач кисүчеләр остаханәсендә, ярминкәдә булды, шулай ук бәйрәм көнендә 14 яшь тулган яшьләргә Россия паспорты тапшырды.
«Сабантуй борын-борыннан татар халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Бу үзенчәлекле мәдәният чыганагы, ул үзенә бер төрле колорит тудыра, кешеләрнең йөрәкләрен җылыта, тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итә. Һәрвакыт Яшел Үзән үзенең җаваплы һәм хезмәт сөючән кешеләре белән дан тоткан. Безнең шәһәр өчен бу ел аеруча үзенчәлекле: без шәһәрнең 90 еллыгын бәйрәм итәбез», - дип котлады шәһәр халкын Михаил Афанасьев.
Шәһәр халкын Сабан туенда берничә концерт мәйданчыгы, мотокросс, мастер-класслар һәм бүләккә автомобиль алачак абсолют батырны сайлау көтә иде.
Яшел Үзәндә кич бәйрәм уңаеннан Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Элвин Грей чыгыш ясаячак.