Татарстанда узган тәүлектә 98 кеше ковид йоктырган
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус белән зарарлануның 98 очрагы расланган. Мондый мәгълүматлар стопкоронавирус.рф порталында китерелә.
Шул ук вакытта республикада 27 кеше савыккан, ә авырган 45 кеше хастаханәгә салынган.
Узган тәүлектә республика буенча Covid-19 авыруыннан вафат булган кешеләр теркәлмәгән.