Питрәч районында фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Бүген, Россия көнендә, Питрәч районының Карповка авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. «Татар-информ»га хакимияттә хәбәр итүләренчә, яңа дәвалау учреждениесе район территориясендә исәп буенча уникенче.
Модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылышында сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм район башлыгы Илһам Кашапов катнашты.
«Яңа фельдшер-акушерлык пунктын (ФАП) ачу тантанасы көнен без очраклы гына сайладык - бүген Россия көне - без бөтен ил белән бергә төп дәүләт бәйрәмен билгеләп үтәбез, - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга район башлыгы. - Ул күпмилләтле халыкның бердәмлеген, ил өчен горурлык һәм ватандашларыбызның казанышларын символлаштыра. Татарстан көчле Россия төзелешенә зур өлеш кертә, илебезнең таяныч төбәге булып тора».
Хәзер Карповка авылында 200дән артык кеше яши. Элек халык медицина ярдәмен иске бинада алган. Хәзер исә уңайлы һәм санитар нормаларга туры килә торган шартларда медицина ярдәме ала башлаячаклар.
«Сәламәтлек саклау өлкәсендә яңа объект ачылу — Карповка авылы тормышында зур роль уйный торган вакыйга. ФАПта барлык кирәкле кабинетлар, җиһазлар каралган, ә иң мөһиме пациентларны кабул итү һәм медицина персоналының эше өчен шартлар бар. Әлеге бина зур булмаса да, теләсә кайсы авыл, теләсә кайсы торак пункт халкы өчен аның әһәмияте бик зур. Без ел саен районның төрле авылларында яңа ФАПлар төзибез. Шуның белән халыкка вакытында медицина ярдәме алу мөмкинлеге бирәбез», — дип өстәде Кашапов.
ФАПның мәйданы 58 квадрат метр тәшкил итә. Объектның бәясе - 3 млн 974 мең сум.
Карповка авылында заманча клуб бар, хәзер яңа ФАП та булачак. Бу объектлар Татарстанда гамәлгә ашырыла торган программалар ярдәмендә мөмкин булды. ФАП сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән. Бу программа Россиядә 2021 елның гыйнварыннан гамәлгә ашырыла. Кече торак пунктларда һәм илнең ерак территорияләрендә яшәүчеләр өчен медицина ярдәме үтемлерәк булыр дип көтелә. Биш ел дәвамында Россия регионнарында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүгә федераль һәм төбәк бюджетларыннан 558 млрд сум тирәсе акча юнәлдерү планлаштырыла. Быел бу максатларга 100 млрд сум каралган, шул исәптән 89 млрд сумы Россия бюджетыннан.