Казанда төштән соң ату тавышлары ишетеләчәк - Дары заводы сынаулар үткәрә
Казан Дары заводында бүген эшләнмәләрне сынау планлаштырылган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Көндезге сәгать 12дән башлап сәгать 2гә кадәр предприятие полигонындагы баллистик кабинетта якынча 15 ату башкарылачак.