Татарстанда яшенле яңгыр, көчле җил көтелә, +29 градус эссе булачак
Иртәгә, 15 июньдә, Татарстанда җылы, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава саклана. Төнлә явым-төшемнәр ихтималы аз. Көндез һәм кичен төбәктә, Казанны да кертеп, кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә.
Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Яшен вакытында ул 15-20 метрга кадәр көчәячәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Республикада тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +7..+12 градуска кадәр, көнбатышында +15 градуска кадәр (башкалада +12..+14 градус) тәшкил итәчәк. Көндезге сәгатьләрдә көн +24..+29 градуска кадәр җылына. Казанда - +27..+29 градус була.
Элегрәк метеорологлар июнь урталарында Татарстанда уртача һава температурасы климатик нормадан түбәнрәк булыр дип кисәткән иде.