Татарстанның дәүләт камера хоры «Хорлар көрәше» Бөтенроссия конкурсында 1 урынны яулады
Татарстан Республикасының халык артисты Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры «Хорлар көрәше» Бөтенроссия конкурсында 1 урынны яулады.
Җиңү «Академик хор коллективы» номинациясендә бирелгән. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы шул турыда хәбәр итте.
12 июньдә Мәскәүдә Кызыл мәйданда узган финал концертының трансляциясе күрсәтелде.