Симферопольнең Ак мәчетендә балалар һәм хатын-кызлар өчен ислам нигезләре курслары ачылды
Кырым һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән Симферополь шәһәренең Ак мәчетендә балалар һәм хатын-кызлар өчен ислам нигезләре курслары ачылды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены сайтында хәбәр ителә.
Дәресләрне ислам нигезләре мөгаллимәсе Фәридә Асанова алып бара. Аның сүзләренчә, ул курсларда укучыларга дин нигезләрен өйрәнергә һәм мөселманнар өчен изге китап — Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итәчәк.
«Дәресләрдә без диннең төп нигезләрен өйрәнәчәкбез. Исламда әхлак һәм башка бик күп темаларны үтәчәкбез», — ди Фәридә Асанова.