«Ак барс» капкачысы Тимур Билалов Чирмешән укучыларына бүләкләр җибәргән
Чирмешәннең Кадетлар мәктәп-интернаты һәм Югары Кәминкә мәктәбе мәктәп укучылары спартакиадасы җиңүчеләре булды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы.
Уку елы дәвамында барган ярышлар берничә спорт төре: йөгерү, баскетбол, шахмат, йөзү, өстәл теннисы, бадминтон буенча узган.
«Әле бер команда, әле икенчесе алга чыкты. Кемдер чаңгы ярышларында җиңсә, башкалар шахматта оттылар, өченчеләре бадминтонда көчлерәк булды. Шул ук вакытта укучылар арасында, берничә спорт төрендә югары күрсәткечләргә ирешкән, бик тә сәләтлеләр ачыкланды», – диде район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова.
Май азагында район үзәгендәге стадионда спартакиада кысаларында җиңел атлетика буенча узган ярышларда 25 мәктәптән 160 укучы катнашкан. Шул ук көнне биредә спартакиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узган.
Аларга мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары һәм спартакиаданың спонсорыннан, танылган хоккейчы, «Ак барс» командасы капкачысы Тимур Билалов исеменнән кубоклар тапшырганнар, диелә хәбәрдә.
Сүз уңаеннан, спартакиадада Ульяновка һәм Түбән Кәминкә мәктәпләре - икенче, 1нче Чирмешән һәм Утыз Имән мәктәпләре командалары – өченче урында.