Тәтештә Әтрәч кенәзлегенең Болгар дәүләтендә тоткан урыны турында фикер алыштылар
Татарстанның Тәтеш районы Олы Әтрәч авылында 11 июнь көнне «XVI Әтрәч укулары» үтте. Укулар «Болгар дәүләтчелегендә «Мең өйле Шонгат» (Әтрәч кенәзлеге)нең тоткан урыны» темасына багышланды. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.
Урта гасырлардан калган зират янында оештырылган укуларда катнашучыларны Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллин тәбрикләде.
Катнашучылар арасында Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, А. Х. Халиков исемендәге археология институты, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе, Мирас – Рухият фонды вәкилләре катнашты. Шулай ук бу көнне истәлекле урынга Тәтеш районы кешеләре, матбугат вәкилләре дә җыелган иде.
Быелгы укулар Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үтте.
- Борынгы заманнарда биредәге Мең өйле Шонгат авылында Шәһри Болгар өчен акча сукканнар. Сәүдәгәрләр һәм мосафирлар мондагы юлдан Болгардагы Ага-Базар сәүдә үзәгенә йөргән. Кабер ташларында 1244 елдан калган язмалар бар.