Галим Татарстанда көзге уңыш рекордлы күләмдә буласын фаразлый
Быел май аенда Казанда айлык явым-төшем нормасыннан бер ярымга күбрәк яуды, ә апрель аенда - өч нормалык. Мондый явым-төшем күләме көзге уңышка яхшы тәэсир итәчәк, дип саный «Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» директоры Марсель Таһиров.
«Бу ел аерылып тора, без мондый явым-төшемне иртә язда һәвакыт көттек. Быел явым-төшем яхшы булды, урыны белән артык та. Мин май һәм июнь айларында яуган яңгырлар артык булмый дип саныйм. Явым-төшем уңышка эшли», – диде ул «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә.
Галим билгеләп үткәнчә, һава шартлары көзге культуралар үсешенә уңай йогынты ясады. Сабан культуралары да шундый ук мөмкинлекләр алды. Күпьеллык үләннәр һәм азык чәчүлекләре салкыннар аркасында үсеш фазасы буенча бераз калышса да, җылы көннәр килүгә аларны куып тотачак. Тулаем алганда, әйбәт уңыш булсын өчен быел барлык мөмкинлекләр дә бар, дип сүзен тәмамлады Марсель Таһиров.