Литвада «Нур» татар оешмасы җитәкчесе Флюр Шәрипов вафат
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Европа Берлеге илләрендә яшәүче татарларның «Европа татарлары альянсы» Халыкара берлеге җитәкчесе, озак еллар дәвамында Литва Республикасы Клайпеда шәһәрендәге «Нур» татар оешмасын җитәкләгән гаярь һәм фидакарь шәхес, җәмәгать эшлеклесе Флюр Шәрипов бакыйлыкка күчте.
«Милләтебез өчен Флюр әфәнденең вафаты зур югалту. Ул Европада яшәүче милләттәшләребезне берләштерү эшен башлап җибәреп, бу юнәлештә туктаусыз хезмәттә булды», – дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
«Күп илләрдә булдым, Европа илләрендә дә, Америкада, Азиядә дә булдым, әмма Татарстан – иң матур урын. Татар халкы – эш сөючән, кунакчыл, толерант, тәртипле халык. Мин үземнең татар булуым белән горурланам», – дип кабатларга ярата иде Флюр Шәрипов, диелә хәбәрдә.
Бөтендөнья татар конгрессы мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.