Синоптиклар пәнҗешәмбе көнгә шторм кисәтүе игълан итте
Татарстанның Гидрометеорология үзәге 16 июньгә шторм кисәтүе игълан итте. Пәнҗешәмбе көнне яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә.
Синоптиклар фаразларына караганда, 16 июньдә республикада көндез һәм кичен яшенле, көчле яңгырлар явачак.
Җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин, урыны белән секундына 24 метрга кадәр дә җитәчәк.
17 июньгә каршы төндә дә шундый ук һава торышы саклана.