Самараның «Туган тел» җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров Иҗтимагый палата составына керде
Ильяс Шәкүров Самара шәһәренең Иҗтимагый палатасы составына керде, дип хәбәр ителә «Самара татарлары» сайтында.
2022 елның 30 маенда Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров Самара шәһәренең киңәшләшү һәм консультатив органы булган Иҗтимагый палата әгъзасы итеп раслана.
Милләттәшебезне котлап, киләчәктә дә нәтиҗәле эш телибез, диелә хәбәрдә.