Татарстан «Газпром нефть» белән хезмәттәшлек турында килеште
Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы (ПХИФ) кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром нефть» ГАҖ идарәсе рәисе А.В. Дюков белән очрашты. Нефть-газ өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.
Очрашу ахырында Татарстан Республикасы һәм «Газпром нефть» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Рөстәм Миңнеханов һәм А.В.Дюков имза куйдылар. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бүген шулай ук «Газпром нефть» ГАҖ һәм «Татнефть» ГАҖ арасында робот техникасы буенча тармак компетенцияләре үзәген булдыру буенча ниятләр турындагы килешүгә имза куелды, «Газпром нефть» ГАҖ һәм «Иннополис МИЗ» АҖ арасында инновацион эшчәнлек өлкәсендә стратегик хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Беренче документ – нефть-газ тармагы өчен инновацион карарлар эшләүдә хезмәттәшлек турында килешү. Иннополис университеты базасындагы партнерлар углеводородлар эзләү һәм чыгару өчен программа продуктларын үстерү, технологик процессларны роботлаштыру һәм мәгълүматларны анализлауны автоматлаштыру белән шөгыльләнәчәк.
Хезмәттәшлекнең төп юнәлешләреннән берсе – персоналны укыту һәм җитештерүгә идарә итү өчен виртуаль һәм өстәмә чынбарлык, ясалма интеллект, машина белән укыту һәм компьютер ягыннан карау технологияләрен эшләү. «Газпром нефть» һәм Иннополис яңа материалларны эзләү һәм синтезлау буенча цифрлы платформа булдыру өчен ресурслар һәм компетенцияләр берләштерәчәк.
«Соңгы елларда Иннополис Университеты «Газпром нефть» ГАҖ мәнфәгатьләрендә төрле өлкәләрдә берничә проектны уңышлы гамәлгә ашырды. Югары уку йорты геомәгълүмат системаларын һәм сервисларын үстерү, цифрлы ятмаларны булдыру һәм башка кайбер юнәлешләр буенча эшләрне башкару өчен кирәкле компетенцияләргә һәм югары дәрәҗәдәге белгечләргә ия», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, «Газпром нефть» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасы кече һәм урта технологик предприятиеләрне үстерү өчен стратегик хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Документка «Газпром нефть» идарәсе рәисе урынбасары Вадим Яковлев һәм «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов имза куйды.
Партнерлар нефть-газ тармагы өчен инновацион хәл ителешләрне эзләү һәм аларга ярдәм итү белән шөгыльләнәчәк. Стартапларны үстерү өчен нигез булып«Газпром нефть» INDUSTRIX*акселерация программасы торачак. «Газпром нефть» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасы үз эшендә Россиянең төп югары уку йортларының фәнни потенциалын, шул исәптән студентларның инновацион эшчәнлеген һәм алар тарафыннан эшләнелә торган технологик проектларны да кертеп, җәлеп итәләр.
Киләчәктә INDUSTRIX акселераторын индустриаль оешмаларны, инвесторларны һәм үзебезнең эшләнмәләрне берләштерүче гомумтармак платформасы дәрәҗәсенә кадәр масштаблау планлаштырыла.