«Алтын каләм - Золотое перо» конкурсының яңа сезонына 170 яшь журналист җыела
Татарстанда 18-24 июньдә XXVII Республика «Алтын каләм — Золотое перо» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале узачак. Гадәттәгечә, фестивальдә 12-20 яшьлек 170 журналист катнашачак, дип хәбәр итте ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.
27 ел дәвамында «Алтын каләм - Золотое перо» фестиваленең бурычлары булып яшь журналистлар эшчәнлеген ачыклау, ярдәм итү һәм бүләкләү, һөнәри юнәлеш бирү эше, мәгълүмати кырны үстерү процессына иң сәләтле яшьләрне җәлеп итү, ике дәүләт телендә (рус һәм татар) уңышлы эшләүче яшь журналистлар формалаштыру тора, диделәр министрлык матбугат хезмәтендә.
«Алтын каләм - Золотое перо» мәктәбе укучылары - матбугат хезмәтләре, массакүләм-матбугат чаралары, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең креатив агентлыкларының уңышлы хезмәткәрләре», - дип искәрттеләр ведомствода.