1996 елда самолеттагы 60 пассажирны коткарган Башкортстан очучыларын бүләкләделәр
РФ Президенты Владимир Путин указы белән экстремаль шартларда кешеләрне коткаруда батырлык һәм югары һөнәри осталык күрсәткәннәре өчен Константин Бузанов, Владимир Былда (үлгәннән соң), Петр Филипов һәм Салават Хәбиров Батырлык ордены белән бүләкләнде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Бүләкләнүчеләр – 1996 елның 23 августында Анапа – Уфа рейсын ясаган «Башкорт авиалинияләре» авиакомпаниясенең Ту-134 экипажы пилотлары. Самолетка кошлар килеп бәрелгән, әмма очучыларның кыюлыгы аркасында фаҗига булмый калган. Алар очкычны җиргә утырткан һәм алтмышка якын пассажирның гомерен саклап калган.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның үтенече белән экипажның батырлыгы югары бүләк белән билгеләп үтелде, диелә хәбәрдә.