Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов: Гадел блогерларны хөрмәт итәм
Блогер биргән мәгълүмат ышанычлы булырга тиеш, ди җитәкче.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов блогерларга карата фикерен әйтте.
"Блогерларга карашым ике яклы. Гадел блогерларны хөрмәт итәм. Үзеңне генә күрсәтү авыр түгел, кызыксындыра белергә кирәк, шул ук вакытта мәгълүмат ышанычлы булырга тиеш. Кемдер аны уен итеп кенә кабул итә", - ди ул
Район башлыгы басма газета укуны хуплавын әйтте.
"Бөтен кешегә газета укырга киңәш итәм. Газетада дөрес мәгълүмат, фактлар бирелә. Юк икән, кире кагып була, газетада басылган мәгълүматны үзгәртеп булмый. Интернетка блогер мәгълүматны бүген яза, иртәгә үзгәртә яки бөтенләй юкка чыгара ала», - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.