"Бәләбәй хәбәрләре" газетына ябылу куркынычы яныймы?
"Бәләбәй хәбәрләре" газетын чыгаручы Габдулла Вафин үзенең җитәчесе, "Белебеевские известия" баш мөхәррире Светлана Шириня тарафыннан татар басмасын ябу максатында басым бару турында хәбәр итте. Баш мөхәррир дә, мәгълүмат чаралары агентлыгы вәкиле дә татар газетын ябу нияте булуны кире какты.