Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июнь
2022

Миңнеханов Петербург форумында Казахстан Президенты белән хезмәттәшлек турында сөйләште

0
Миңнеханов Петербург форумында Казахстан Президенты белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка (ул анда халыкара икътисади форумда катнашу өчен барды) эш сәфәре кысаларында Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаев белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Касыйм-Жомарт Токаевны Казахстан Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләсе буенча референдумның уңышлы узуы белән котлады һәм ил өчен әлеге тарихи вакыйганың әһәмиятен билгеләп үтте.

«Бүгенге көндә Казахстан – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларыннан берсе. Безнең мәсьәләләргә игътибар күрсәткәнегез һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга һәрвакыт әзер торганыгыз өчен сезгә бик тә рәхмәтлебез», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Узган ел Татарстан белән Казахстан арасындагы товар әйләнеше 629 миллион доллар тәшкил иткән. Яклар әлеге күрсәткечләрне арттыру һәм хезмәттәшлекне, шулай ук сатыла торган товарларның номенклатурасын киңәйтүнең әһәмиятенә игътибар юнәлтте. Быел Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуның 30 еллыгы билгеләп үтәчәген дә искә алдылар.

«Татарстанга күптән түгел ясаган визитымны зур канәгатьләнү хисе белән искә алам, эшлекле активлык күзлегеннән ул бик бай булды», - дип искәртте Казахстан Президенты. Шул ук вакытта, ул уртак проектларның гамәлгә ашырылуын игътибар белән күзәтүен һәм аларны шәхси контролендә тотуын әйтте.

Очрашу барышында «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин Касыйм-Жомарт Токаевка Казахстан территориясендә үз проектларын гамәлгә ашыруның барышы хакында сөйләде.

Очрашу ахырында «Татнефть» ГАҖ һәм «КазМунайГаз» компаниясе арасында Казахстанның Атырау өлкәсендәге Каратон-Саркамыс геологик-разведка проектын гамәлгә ашыру нияте турында килешү имзаланды.

Каратон-Саркамыс җир асты байлыклары участогы Атырау өлкәсендә Тенгиз, Королевское ятмалары һәм «Эмбамунайгаз» АҖ ятмалары төркеме белән янәшә урнашкан. 2022 елның февралендә Каратон-Саркамыс «КазМунайГаз» НК АҖ җир асты байлыкларыннан файдалану хокукын бирү өчен углеводородлар эзләү һәм чыгару максатыннан җир асты байлыклары кишәрлекләре территорияләре исемлегенә кертелде.

XXV Петербург халыкара икътисади форумы Санкт-Петербургта 15-18 июньдә уза.





Губернаторы России
Москва

Собянин: В ТиНАО в программу реновации включили 268 домов





Москва

НАЛОГИ С ЗАРПЛАТ И НДС МОГУТ ОТМЕНИТЬ?! Государственная Дума и Правительство РФ оптимизируют налоги.


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: В ТиНАО в программу реновации включили 268 домов



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Концерт

Тариф – Концерт. Провести свой Концерт.




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Две бронзы выиграли забайкалки на международных соревнованиях по киокусинкай «Moscow Cup 2024»

Москва передала два спортобъекта в аренду частным операторам с начала 2024 года

Гонки на яхтах и практики лидеров рынка: предприниматели Татарстана станут участниками образовательной регаты в Москве


ATP

Немец Зверев выбил россиянина Медведева из топ-4 ATP



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Две бронзы выиграли забайкалки на международных соревнованиях по киокусинкай «Moscow Cup 2024»



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России