Владимир Путин Петербургта чыгышында КАМАЗда импортны алмаштыруны мисал итеп китерде
Россия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисади форумында сәнәгатьтә импортны алмаштыру буенча «КАМАЗ» предприятиеләренә кагылышлы ике мисал китерде.
«КАМАЗның намуссыз партнерлары Россия базарыннан киткәннән соң, аларның урыннарын хәзер ил компанияләре били. Өстәвенә, сүз заводның традицион модельләре өчен генә түгел, ә перспективалы серияләр, магистраль транспорт һәм авыр автомобильләр өчен дә комплектлау детальләре белән тәэмин итү турында бара», – диде Путин.
Тагын бер мисал Петербург трактор заводы белән бәйле. Аның элеккеге чит ил партнеры двигательләр сатудан һәм аларга гарантия хезмәте күрсәтүдән баш тарткан.
«Кем ярдәм иттеме? Ярославль һәм Тутаев мотор төзүчеләре үз двигательләрен китерүне җайга салды. Нәтиҗәдә, Петербург трактор заводында авыл хуҗалыгы машиналарын җитештерү агымдагы елның март-апрель айларында предприятие өчен рекордлы булды. Кимемәде, ә рекордлы булды, артты», - диде РФ Президенты.
Шуны да искәртик: Тутаев мотор заводы да КАМАЗ тарафыннан контрольдә тотыла.
«Мондый уңай тәҗрибәләр, уңыш тарихлары тагын да артачагына ышанам. Россия хәзер бигрәк тә ихтыяҗ зур булган продукцияне (көнкүреш һәм төзелеш техникасы, сәнәгать һәм сервис җиһазлары) үзләштерү өчен кадрлар, фәнни, технологик запаска ия. Куәтләрне арттыру өчен бүгенге көннең бурычы - кыска вакыт эчендә кирәкле линияләрне җайга салу һәм төп мәсьәләләрнең берсе – предприятиеләр эше өчен уңайлы шартлар, шулай ук әзер җитештерү мәйданчыклары булу», – диде Владимир Путин.
Ул РФ Хөкүмәтенә кластерлар базасында яңа сәнәгать режимының төп параметрларын көзгә тәкъдим итәргә кушты.
КАМАЗның киләсе елның беренче кварталында яңа компонентлы база белән соңгы буын К5 автомобильләрен чыгара башларга планлаштыруы турында хәбәр ителгән иде.