«Ак чәчәкләр» бәйгесенең «Беренчел звено» номинациясендә Кама Тамагы табибы җиңде
«Ак чәчәкләр-Ел табибы-2022» бәйгесенең «Беренчел звено» номинациясендә Кама Тамагы районы Куйбышев затоны бистәсе табибы Олег Наумов җиңү яулады.
12 яшендә ул куркыныч авариягә эләгеп, озак вакыт хастаханәдә ята. Табиблар эшен күзәтеп, гомерен кешеләрне коткаруга багышларга уйлый. Мединститутны тәмамлап, туган ягына кайта. 20 ел дәвамында халыкка медицина ярдәм күрсәтүдә шактый уңышларга ирешкән.
Үзе эшли торган амбулаториядән тыш, Кама Тамагы район хастаханәсе стационарында кизү тора. Коронавируска каршы көрәштә үзеннән зур өлеш кертә. Олег Наумов үпкәләре 90 процентка зыян күреп, үлем бусагасында торган Аленаны коткарган.
Әлеге номинациядә, шулай ук, Казаннң 20 нче шәһәр сырхауханәсе гомуми практика табибы Эльвира Яруллина катнашкан.
Өченче номинант - Гөлшат Мөхәммәтова. Ул 21 ел терапевт булып эшли, шуның 16 елы – Кайбыч үзәк район хастаханәсендә. Балачагы участок хастаханәсендә уза - Торма авылында бердәнбер хирург табиб булып әтисе һәм шәфкать туташы булып әнисе эшли.