Татарстан Хөкүмәте «ДОМ.РФ» һәм «Автодор» белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ДОМ.РФ» АҖ генераль директоры Виталий Мутко һәм «Россия автомобиль юллары» идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты. Алар торак төзелеше, шул исәптән «яшел» стандарт булдыру, кирәкле инженерлык һәм транспорт инфраструктурасын төзү мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
«Безнең өстенлекле бурыч — төзелеш комплексы потенциалын тулысынча гамәлгә ашыру, - диде Рөстәм Миңнеханов, әңгәмәдәшләренә мөрәҗәгать итеп. - Шуңа бәйле рәвештә безнең өчен «ДОМ.РФ» стратегик партнерыбыз белән тыгыз хезмәттәшлек аеруча мөһим. 2019 елдан башлап Татарстанда ДОМ.РФ банкы төзүчеләргә 135 млрд сумлык кредит линияләре ачты, бу 2,5 млн кв. метр торак төзергә мөмкинлек бирде».
Очрашуда Иннополис университеты һәм «ДОМ.РФ» арасында тотрыклы үсеш өлкәсендә программа карарларын булдыру һәм гамәлгә кертү өлкәсендә хезмәттәшлек итү, климатик җайга салу һәм уртак чаралар үткәрү мәсьәләләре каралды.
Виталий Мутко күп фатирлы, аннары шәхси торак йортлар төзү өчен «яшел» стандарт булдыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Хәзерге вакытта бу өлкәдә парник газлары чыгару өлеше бөтен Россия буенча гомуми күләмнең яртысын диярлек (40%) тәшкил итә, бу әлеге өлкәне «яшелләндерү» ихтыяҗын беренче планга чыгара».
Татарстан Президенты кирәкле инженерлык һәм транспорт инфраструктурасын булдырмыйча төзелеш темпларын саклап калу һәм арттыру мөмкин түгел, дип искәртте. «Безгә партнерыбыз — „Автородор» белән тизйөрешле транспорт маршрутлары проектлары, шулай ук дәүләт-шәхси партнерлыгы принципларында инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру инструментлары турында фикер алышырга кирәк», - диде ул.
Бу уңайдан алар «Россия автомобиль юллары» дәүләт корпорациясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «Көньяк — Көнбатыш хорда» югары тизлекле транспорт маршруты проекты мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Соңыннан алар Татарстан Хөкүмәте һәм «ДОМ.РФ» белән фәнни-техник хезмәттәшлек турында, шулай ук «Автодор», «ДОМ.РФ» АҖ һәм республика белән килешүләрне имзалады.